Perplexity AI

Perplexity AI
Тармак ЯИ
Нигезләнү датасы 2022
Логотип
Нигезләүче Аравинд Шринивас[d][1]
Дәүләт  Америка Кушма Штатлары
Штаб-фатирының урнашуы Сан-Франциско, Калифорния, Америка Кушма Штатлары
Хезмәткәрләр саны 52 (апрель 2024)[2]
Эшләүче Аравинд Шринивас[d] һәм Энди Конвински[d]
Җитештерә Perplexity[d]
Рәсми веб-сайт perplexity.ai[3]
Һәштәге perplexityai[4]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 17 700 ± 99[5]

Perplexity AI — ясалма интеллект (ИИ) нигезендә эшләүче эзләү системасы[6] һәм чат-бот, алар зур тел модельләрен (LLM), Интернет чыганакларын кулланып сорауларга җавап бирә һәм текст җавапларында сылтамалар китерә.

Тарихы

Аравинд Шриновас, TechCrunch Disrupt 2024

Perplexity 2022 елда традицион эзләү системаларына альтернатива булдыру һәм кулланучыларга иң катлаулы һәм авыр сорауларга да төгәл һәм эчтәлекле җаваплар табарга ярдәм итү максатыннан барлыкка килә.

Компаниягә тәҗрибәле белгечләр командасы нигез салган:

  • Аравинд Сриновас (CEO) — OpenAI ясалма интеллект өлкәсендә элеккеге тикшеренүче һәм Google һәм DeepMind стажеры
  • Денис Яратс (CTO) — Metaда AI тикшеренүчесе
  • Джонни Хо (CSO) — Quora элеккеге инженеры
  • Энди Конвински — Databricks нигезләүчеләренең берсе.

Төп мөмкинлекләре

Вильнюс турында сорау бирелгән скриншот

Perplexity AI сервисы Pro эзләүгә һәм киңәйтелгән тел моделенә бушлай һәм түләүле керү тәкъдим итә. 2025 елның гыйнварына Claude 3.5, Grok-2, o1 һәм GPT-4o, шулай ук анализлар өчен үз файлларын йөкләү һәм Playground һәм DALL-E модельләрен рәсемнәр генерацияләү өчен куллану мөмкинлеге бар.

Perplexity AI Perplexities Assistantны 2025 елның 23 гыйнварында Android базасындагы җайланмалар өчен чыгара.[7] Бу ярдәмче төрле бурычларны үти ала, шул исәптән таксины заказлый, музыка эзли һәм искәрмәләр урнаштыра, үз алгоритмнарын куллана, шулай ук Spotify, YouTube һәм Uber кебек өченче кушымталар белән интеграцияли.[7][8]

Эшмәкәрлек

2024 елның апреленә Perplexity 165 млн доллар финанслау җәлеп итә, бу компанияне 1 миллиард доллардан артык бәяли.[9][10]

2025 елның 18 гыйнварында, АКШның Кытайның TikTok кушымтасына тыюы гамәлгә кергән көннән бер көн алдан, Perplexity TikTok белән (Америка филиалы) берләшү турында тәкъдим җибәргән.[11]

Билгеле инвесторлар

  • Джефф Безос (Jeff Bezos)[12][13]
  • Nvidia[12]
  • Databricks[12]
  • Bessemer Venture Partners[12][14]
  • Сьюзан Воджицки (Susan Wojcicki)[15][16]
  • Джефф Дин (Jeff Dean)[16]
  • Ян Лекун (Yann LeCun)[17]
  • Нэт Фридман[9]
  • Андрей Карпати (Andrej Karpathy)[18]
  • Гарри Тан[9][19]

Искәрмәләр

  1. https://www.lepoint.fr/sciences-nature/aravind-srinivas-l-homme-qui-defie-google-18-04-2024-2558022_1924.php
  2. Aravind Srinivas, fondateur de Perplexity: «ChatGPT n’est pas la fin du jeu, c’est le commencement» — 2024.
  3. Perplexity AI
  4. (3) Feed | LinkedIn
  5. Интерфейс программирования приложения YouTube
  6. What is Perplexity? (en). 2025-01-23 тикшерелгән.
  7. 7,0 7,1 AI startup Perplexity launches assistant-like feature for Android devices (en). Reuters (2025-01-23). 2025-02-08 тикшерелгән.
  8. Perplexity launches an assistant for Android (en). TechCrunch (2025-01-23). 2025-02-08 тикшерелгән.
  9. 9,0 9,1 9,2 Mark Sullivan (2024-04-23). Perplexity becomes an AI unicorn with new $63 million funding round (en). Fast Company. 2025-02-05 тикшерелгән.
  10. Bhuvana Kamath (2024-04-24). AI search engine firm Perplexity AI bags $62.7M, ventures into enterprise market with $1B valuation (en). yourstory. 2025-02-05 тикшерелгән.
  11. Hayden Field (2025-01-18). AI Effect Perplexity AI makes a bid to merge with TikTok U.S. (en). CNBC. 2025-02-05 тикшерелгән.
  12. 12,0 12,1 12,2 12,3 Krystal Hu, Pritam Biswas (2024-01-25). Search startup Perplexity AI valued at $520 mln in funding from Bezos, Nvidia (en). Reuters. 2025-02-05 тикшерелгән.
  13. Kyle Wiggers (2024-01-04). AI-powered search engine Perplexity AI, now valued at $520M, raises $73.6M (en). TechCrunch. 2025-02-05 тикшерелгән.
  14. Perplexity (en). Bessemer Venture Partners. 2025-02-05 тикшерелгән.
  15. Perplexity raises Series A funding round (en). Perplexity (2023-03-28). 2025-02-05 тикшерелгән.
  16. 16,0 16,1 Perplexity raises Series A funding round (en). Latham & Watkins (2023-03-29). 2025-02-05 тикшерелгән.
  17. Yann LeCun's Investing Profile (en). Nfx. 2025-02-07 тикшерелгән.
  18. Alexandra Tremayne-Pengelly (2024-12-19). A.I. Answer Engine Maker Perplexity Is Valued at $9B After Latest Fundraising (en). Observer. 2025-02-06 тикшерелгән.
  19. Самым дорогим молодым стартапом в мире признали компанию, которую основал белорус (ru). Office Life (2024-12-05). 2025-02-06 тикшерелгән.

Сылтамалар